Санитар-экологик чистарту ике айлыгы кысаларында хезмәттәшлек буенча иҗтимагый экология оешмалары активистлары белән киңәшмә

2012 елның 27 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров санитар-экологик чистарту ике айлыгы кысаларында хезмәттәшлек буенча иҗтимагый экология оешмалары активистлары белән чираттагы киңәшмәне уздырды.

Киңәшмәдә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, “Экологик мәдәният һәм сәясәт үзәге”, “Шәһәр экологик-биология үзәге”, “ЭКА” төбәкара иҗтимагый оешмасы, Бөтенроссия табигать саклау җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсе, “Яшел планета” балалар иҗтимагый оешмасы вәкилләре һ.б.лар катнашты.

Киңәшмәдә  түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Авыр тормыш хәленә юлыккан балаларның сәламәтлеген саклау һәм әйләнә-тирә мохитне саклау буенча “ЗДРАВНИЦА” программасын гамәлгә ашыру турында (“Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советы” Төбәк иҗтимагый оешмасы).

2. Санитар-экологик чистарту ике айлыгы кысаларында җәмәгать мониторингын алып бару өчен иҗтимагый оешма активистлары төркемнәрен әзерләү барышы турында.

Искәртеп үтәбез, хәзерге вакытта санитар-экологик чистарту ике айлыгына әзерлек кысаларында Казан шәһәрендә ихтыяри җаваплылык территорияләрен беркетү өчен җәмәгатьчеләр дружиналарын формалаштыру буенча эш бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International