Бүген - Бөтендөнья су реурсларын саклау көне

2012 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Бөтендөнья су ресурсларын саклау көнен (World Day for Water яки World Water Day) үткәрү фикере тәүге мәртәбә БМОның 1992 елны Рио-де-Жанейрода узган әйләнә-тирә мохитене саклау һәм үстерү буенча Конференциясендә (ЮНСЕД) яңгырый.

Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясы, 1993 елның 22 февралендә 47/193нче санлы резолюцияне кабул итеп, 22 мартны Бөтендөнья су ресурсларын саклау көне, дип игълан итә. БМОның әйләнә-тирә мохитене саклау һәм үстерү буенча Конференциясе киңәшләре нигезендә, бу көнне 1993 елдан билгеләп үтә башлыйлар. Россиядә ул көн беренче тапкыр 1995 елда уздырыла.

Ел саен БМОның бер учреждениесе Бөтендөнья су ресурсларын саклау көне чараларының координаторы итеп билгеләнә һәм координация буенча Административ комитет җитәкчелегендә яңа теманы этәрү өчен җаваплы була.

Чиста су - кеше тормышының нигезе һәм иң кыйммәтле табигый байлыкларның берсе. Судан башка кеше яшәешен күз алдына да китереп булмый, сусыз цивилизация дә булмас иде. Шул ук вакытта су табигый бәла-казалар китереп чыгарырга сәләтле. Кешелек тарихында адәм балаларының суга каршы да, су өчен дә көрәшүләре очраклы түгел.

Бүген су, энергия чыганаклары шикелле үк, стратегик ресурска әверелә. Ул кеше яшәешен, аның икътисади һәм социаль иминлеген, шулай ук хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы яшәешен тәэмин итә.

Бөтендөнья су ресурсларын саклау көнен үткәрүнең төп максатлары:

Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү мәсьәләләрен чишү өчен тиешле чаралар күрүгә теләктәшлек итү;

Җәмәгатьчелеккә төче су ресурсларын һәм, гомумән, су ресурсларын саклауның әһәмияте турында мәгълүмат бирү;

Бөтендөнья су ресурсларын саклау көнен билгеләп үтүгә хөкүмәтләрне, халыкара агентлыкларны, хөкүмәткә карамаган оешмаларны һәм шәхси секторны җәлеп итү.

 22 март әйләнә-тирә мохит һәм җәмгыять үсеше өчен су ресурсларының гаять зур әһәмияте турында кешелеккә искәртүнең үзенчәлекле бер мөмкинлеге булып тора. Гамәли тырышлыклар җәмәгатьчелекнең бу өлкәдәге проблемаларны һәм аларны хәл итү юлларын аңлавына ярдәм итә ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International