Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Артем Сидоров Урта Кабан күлен чистарту чаралары буенча тәкъдимнәр әзерләүче ведомствоара эш төркеменең чираттагы утырышын үткәрде.
Бүген Казан милли тикшеренү техник университеты-КАИның Әлмәт филиалында, ел саен үткәрелә торган Фән атнасы кысаларында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе башлыгы Рамил Низамов катнашында “Техник-технологик инновацияләрне үстерү базисы буларак, Россия вузларында фән” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференция узды.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров - Әлмәт муниципаль районы кураторы - Әлмәт муниципаль районы Советының XII сессиясе эшендә катнашты. Аның төп темасы район башлыгын сайлау булды. Сессия Әлмәтнең драма театры бинасында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды.
Узган атнада Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсендә, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашында, Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районында экологик иминлекне тәэмин итү мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе узды.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты тарафыннан, нефть һәм нефть продуктлары белән пычрануга дучар булган территорияләрдә имин әйләнә-тирә мохитне тәэмин итү максатларында, урман фонды җирләре өчен рекультивация һәм башка тергезү эшләре башкарылганнан соң, Татарстан Республикасының кара көлсу, чирәм-көлсу, ачык соры урман, соры урман һәм каты соры урман, селтесезләнгән чирәм-карбонатлы, көлсуланган чирәм-карбонатлы туфракларындагы нефть һәм аның трансформациясе продуктларының рөхсәт ителгән калдык микъдарының төбәк нормативлары эшләнде.
Нефть һәм нефть продуктлары белән пычрануга дучар булган территорияләрдә имин әйләнә-тирә мохитне тәэмин итү максатларында, авыл хуҗалыгы җирләре өчен рекультивация һәм башка тергезү эшләре башкарылганнан соң, Татарстан Республикасының гадәти кара туфрак, көлсуланган кара, чирәм-көлсу, каты соры урман, селтесезләнгән чирәм-карбонатлы, көлсуланган чирәм-карбонатлы туфракларындагы нефть һәм аның трансформациясе продуктларының рөхсәт ителгән калдык микъдарының төбәк нормативлары эшләнде.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты тарафыннан, нефть һәм нефть продуктлары белән пычрануга дучар булган территорияләрдә имин әйләнә-тирә мохитне тәэмин итү максатларында, аеруча саклана торган территория һәм объект җирләре өчен рекультивация һәм башка тергезү эшләре башкарылганнан соң, Татарстан Республикасының ачык соры урман һәм соры урман туфракларындагы нефть һәм аның трансформациясе продуктларының рөхсәт ителгән калдык микъдарының төбәк нормативлары эшләнде.