Санитар-экологик чистарту ике айлыгы буенча брифинг

2012 елның 27 марты, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм муниципаль районнары территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик ике айлык үткәрү чорында табигать саклау хезмәтләренең яңа эш алымнары турында” дип аталган брифингта катнашты. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында узды.

Брифинг барышында гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР Идарәсе җитәкчесе Фәрит Хәйретдинов, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең ТР Идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин, Казан башкарма комитеты башлыгының төзекләндерү һәм ТКХ буенча урынбасары Александр Лобов һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының административ законнарның үтәлешен оештыру бүлеге башлыгы Михаил Александров җавап бирде.

Үз чыгышында Артем Сидоров 2012 елның 1 апреленнән 1 июненә кадәр узачак санитар-экологик чистарту ике айлыгына әзерлек турында сөйләде.

Быел үтеп керү кыен булган урыннарда чүплекләрне тизрәк ачыклау өчен, пилотсыз очу аппаратлары, шулай ук дельта-очыш спорты федерациясе микросамолетлары кулланылачак, соңгысының базалары республиканың барлык шәһәрләрендә диярлек урнашкан.

Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров сүзләренчә, Татарстанда социаль актив гражданнар белән эшләүнең яңа алымнары файдаланыла.

Бүгеннән үк калдыкларны санкциясез урнаштыру урыннарын ачыклау һәм юк итү буенча ихтыяри эшләргә иҗтимагый экологик оешмалар, яшьләр экология хәрәкәтләре җәлеп ителгән.

Моннан тыш, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы белән берлектә, берничә электрон сервисны эшләү төгәлләнеп килә. Әйтик, халык белән кайтма элемтәне тәэмин итүче, шулай ук республиканың һәр кешесенә “җәмәгать инспекторы” ролендә чыгыш ясарга, үзе яшәгән территориядә төзелеш һәм көнкүреш калдыкларын законсыз урнаштыруга бәйле вәзгыятькә йогынты ясарга мөмкинлек бирүче электрон экология картасы, дәүләт хезмәтләре порталы аша гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм мобиль терминаллар гамәлгә керәчәк.

Хәзерге вакытта халык өчен электрон сервислар сынау уза, һәм апрель урталарында аларны киң катлау халыкка тәкъдим итәчәкләр.

1 апрельдән башлап, гражданнар табигать саклау законнарын бозу очраклары турындагы хәбәрләрен 267-68-87 кайнар линия телефоны аша җиткерә һәм eco.signal@tatar.ru электрон почтасына юллый ала.

Шулай ук “Татмедиа” Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, ике айлык кысаларында узачак чараларны массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктырту ниятләнә. Шул исәптән, хокук бозучы затларны да күрсәтеп, калдыкларны санкциясез урнаштырган урыннардан репортажлар ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International