“Җир сәгате-2012” халыкара акциясе җирле вакыт буенча 2030 да узачак

2012 елның 27 марты, сишәмбе

Ел саен мартның соңгы шимбәсендә бөтен дөньяда миллионлаган кешеләр бер сәгатькә утларын сүндерә, чөнки алар өчен Җир планетасының киләчәге бик мөһим. Җир сәгате - табигатькә сакчыл караш, планетабызның чикләнгән күләмдәге ресурслары турында кайгырту билгесе, климатны саклау буенча кискен чаралар күрүгә иҗтимагый өндәмә ул.

“Җир сәгате” халыкара акциясен уздыру өндәмәсе белән,  WWF башлангычы буенча, 2007 елның мартында тәүге мәртәбә Австралиянең Сидней шәһәре чыгыш ясый. Ул чагында анда дөньяның 35 иленнән 270 шәһәрнең 50 миллионнан артык кешесе катнаша. 2009 елда катнашкан илләрнең саны 88гә җитә, шәһәрләрнеке 1,4 меңнән арта. Шул ук елны Россия рәсми төстә акциягә кушыла.

2011 елгы Җир сәгате барлык кыйтгаларда 135 илдә 1,8 миллиард кешене берләштерә, алар арасында 11 миллион россияле дә була.

Татарстан Республикасында “Җир сәгате-2011” акциясендә 100дән артык предприятие һәм оешма, шулай ук барлык шәһәрләр һәм торак пунктларның халкы катнашты. Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Зәй, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Менделеевск, Түбән Кама, Чистай мәйданнары һәм урамнарында өлешчә утлар өзелде. Барлык муниципаль район һәм шәһәр округларының хакимият биналарында яктырткыч лампалар һәм эчке утларны сүндерделәр. Акциягә шулай ук республиканың күпчелек шәһәрләрендә мәктәпләр, мәдәният сарайлары, спорт комплекслары кушылды.

Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә һәм Түбән Кама шәһәрләре аеруча актив катнашты. Республика башкаласында мэрия һәм Казан ратушасы, республика министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИИ биналарында утлар сүндерелде.

“Җир сәгате” акциясен уздыру нәтиҗәсендә, 20 мегават электр энергиясе янга калдырылды.

2012 елда Җир сәгате 31 март көнне җирле вакыт буенча 2030да узачак. WWF агымдагы елны Арктика елы, дип игълан итте, шул сәбәпле быелгы Җир сәгате Арктикага багышлана.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы планетабызның язмышына һәм иминлегенә битараф булмаган барлык кешеләрне “Җир сәгате” акциясенә кушылырга һәм энергетика ресурсларын, әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен кертергә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International