16-17 мартта Түбән Камада Россия дәүләтчелеге һәм тарихы елына багышланган “Кошлар көне” исемле традицион шәһәр бәйрәме узды. Әлеге чара кысаларында Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе дәүләт инспекторы Митрофанов В.А. белән очрашты, ул кышкы чорда кошларны саклау чаралары турында сөйләде.
Укучыларга кышлаучы кошлар турында белемнәр бирү һәм тере табигать белән кызыксынуны арттыру максатларында, территориаль идарә экология отрядлары белән бергә төрле чаралар үткәрә.
Чарада 200гә якын бала катнашты, алар арасында шәһәрнең гомумбелем бирү мәктәпләренең 6нчы һәм 7нче сыйныф укучылары, шулай ук балалар йортында, Балалар экология-биология үзәгендә тәрбияләнүчеләр бар иде.
Балалар һәм өлкәннәрнең төп бурычы күчмә кошлар өчен оялар ясау булды, аларны урманчылык хуҗалыгына тапшырдылар. Бәйрәм нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләргә истәлекле призлар һәм бүләкләр бирелде. Кама аръягы территориаль идарәсе мәгълүматлары буенча