ЯҢАЛЫКЛАР


26
апрель, 2012 ел
пәнҗешәмбе

26 апрель көнне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә “яшел” стандартлар кертү буенча тармак-ара эшлекле төркемнең оештыру киңәшмәсе булып узды.

Бүген, Татарстанның шәһәр һәм районнары җирләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан, массакүләм хәбәр чаралары катнашында, Казанның Киров районына рейд үткәрелде. Анда Муниципаль контрольне оештыру мәсьәләләре буенча Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, административ-техник инспекция башлыгы Рәмил Муллин да катнашты.

25 апрель көнне Казан ш. Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары Администрациясендә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашында, Вахитов һәм Идел буе районнарының предприятие яны территорияләрен, Казанны төзекләндерү кагыйдәләренә һәм башка норматив-хокукый актларга ярашлы рәвештә, норматив хәлгә китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды. Аңа районнарның предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шулай ук күзәтчелек органнары вәкилләре чакырылган иде.

Түбән Кама шәһәренең Экологик-биологик балалар үзәгендә, яшь буынны экологик тәрбияләү максатларын күздә тотып, мәктәп балаларының “Табигать һәм без” дип аталган II республика фестивале ачылды. Вакыйгада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе дә катнашты.

«Түбән Кама» милли паркында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе тарафыннан парк территориясен чүп-чардан чистарту буенча «экологик десант» үткәрелде. Бу чарада шулай ук «Түбән Кама» милли паркы һәм 4нче экологик-биологик үзәк катнашты. Аңа шәһәрнең мәгариф оешмаларыннан 167 укучы җәлеп ителде.


24
апрель, 2012 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Белоруссия һәм Россия берлеге Парламент Җыелышы комиссиясе әгъзалары булган депутатлар белән эшлекле очрашу булып узды. Анда табигатьне саклау буенча региональ сәясәтнең уңай тәҗрибәсе белән таныштыру максаты күздә тотылды.

20 апрель көнне Чаллыда, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм матбугат вәкилләре катнашында рейд үткәрелде.


23
апрель, 2012 ел
дүшәмбе

22 апрель көнне Казанның Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Максидом” компаниясе ярдәме белән үткәрелгән “Сыерчыклар кайтты” акциясенә йомгак ясалды.

Узган шимбәдә Чистай урамының 26нчы йорты ишегалдындагы рөхсәтсез чүплек бетерелде. Аның турыда мәгълүмат шунда яшәүчеләрдән дәүләт хезмәтләре порталы аркылы “гражданнар контроле” бүлегенә кергән иде.


20
апрель, 2012 ел
җомга

Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында бүген  Иҗтимагый совет утырышы булып узды. Иҗтимагый советның җитәкчесе Анатолий Щеповских рәислек иткән бу утырышта министрның беренче урынбасары Рөстәм Камалов та катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International