Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы Татарстан Министрлар Кабинетының 28.06.2004 №307 карары нигезендә үткәрелә торган “Кеше һәм табигать”, “ЭКОлидер” конкурсларына мәгълүмат чаралары материаллары һәм предприятие анкеталары кабул итә башлый.
Өзлексез экологик белем бирү системасын яклау һәм үстерү, экологик белемнәрне пропагандалау һәм яшь буынга экологик тәрбия бирү максатларында, 12 май көнне Татарстанның 178, Бердәм экология дәресе үткәрелде. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырды. Бу зур чара Халыкара Экологик белем бирү көненә багышланды.
Иртәгә, Халыкара экологик белем көне кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, барлык муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының 178 гомуми белем бирү учреждениесендә “Бердәм экология дәресе” дигән бөтенреспублика акциясе үткәрәчәк.
Бүген, Татарстанның шәһәр һәм район җирләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә, Казанның Идел буе районына рейд үткәрделәр.
Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарын котладылар.
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, “Казан – Казан халыкара аэропорты – Зөя – Казан” маршруты буенча тимер юл буйларының һәм Казан муниципаль берәмлегенең, Яшел үзән муниципаль районының тимер юлга якын булган территорияләренең санитар-экологик торышын тикшереп узу үткәрелде.
“Язгы игелек атнасы” бөтенроссия акциясе кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы ярдәмендә, Филармония скверында “Экологик марафон” үткәрелде. Марафонга башлангычны Татарстан Иреклелекне үстерү үзәге һәм ЭКА Экологик хәрәкәте бирде.
Бүген, Татарстанның шәһәр һәм районнарын чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы инспекторлары һәм массакүләм хәбәр чаралары катнашында, Казан шәһәренең Яңа Савиново районына рейд үткәрелде.
Бүген Казанда, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы патронажы астында, 1 апрельдә башланган традицион икеайлык кысаларында, территорияне санитар чистарту буенча өмә булып узды.