Бүген, республикабызның шәһәр һәм район җирләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары һәм массакүләм хәбәр чаралары катнашында, Казанның Вахитов районы буйлап рейд үткәрелде. Рейд барышында Таҗи Гыйззәт һәм Петербург урамнары тикшерелде.
Бүген Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров, Россия табигать инспекциясенең Татарстан бүлеге, Россия кулланучылар инспекциясенең Татарстан бүлеге җитәкчеләре, Казан шәһәре башкармасы җитәкчесе урынбасары, Казанның район башлыклары, Яшел Үзән район башкармасы җитәкчесе, Горький тимер юлының Казан бүлекчәсе башлыгы, хәбәр чаралары вәкилләре белән берлектә, Казан – Дәрвишләр – Зөя маршруты буенча тимер юл буйларының санитар-экологик торышын бәяләп узды.
Казан шәһәренең “Здравушка” мөмкинлеге чикләнгән балаларны тернәкләндерү үзәгендә “Килде ямьле яз” дип аталган экологик-агарту чарасы – музыкаль бәйрәм үткәрелде, аны Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы “Экологик тернәкләндерү” проектын тормышка ашыру кысаларында оештырган иде.
Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының волейбол буенча җыелма командасы, министр Артем Сидоров җитәкчелеге астында, Татарстан Республикасының башкарма власть органнары аппаратлары хезмәткәрләренең II Спартакиадасында, МВД һәм МЧС командаларын гына алга үткәреп, 3нче урынны алды.
Бүген, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе хезмәткәрләре тарафыннан, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән берлектә, Каен урманына рейд үткәрелде. Алдагы якшәмбе көнне Казан шәһәре һәм шәһәр яны территорияләрен һавадан күзәтү барышында шул төбәктә рөхсәт ителмәгән бер чүп-чар түгү урыны табылган иде.
Бүген, икеайлык чорында Казан шәһәренең санитар-экологик торышына күзәтчелекне көчәйтү максатында, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт һәм Бөгелмәдән килгән иң яхшы инспекторлар белән ныгытылды.
Узган якшәмбедә, санитар чистарту буенча экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм Үзәк территориаль идарә башлыгы Илһам Сабиров Казан шәһәрен һәм аның тирә-ягын һавадан күзәттеләр. Күзәтүнең максаты рөхсәт ителмәгән чүп-чар ташлау урыннарын һәм бүтән төрле закон бозуларны ачыклау иде.
Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров “Эшлекле бергәлек белән интернет-конференция”дә “Бизнес Online” электрон газетасы укучыларының сорауларына җавап бирде.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Артём Сидоров Казан Мэры Ильсур Метшин рәислегендә узган санитар чистарту буенча шәһәр Комиссиясенең беренче утырышында катнашты. Утырыш Казан шәһәренең Совет районы администрациясендә узды.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында табигатьне саклау буенча “Сыерчыклар килде” исемле акция - Казанның мәктәп укучылары арасында сыерчык оялары һәм кошлар өчен җимлекләр ясау буенча бәйге башлануга багышланган матбугат конференциясе узды.