Түбән Кама шәһәренең Экологик-биологик балалар үзәгендә, яшь буынны экологик тәрбияләү максатларын күздә тотып, мәктәп балаларының “Табигать һәм без” дип аталган II республика фестивале ачылды. Вакыйгада Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе дә катнашты.
Фестивальнең төп максаты – табигатьтә үз-үзеңне дөрес тотарга өйрәтү. “Эко-пикник” һәм “Тылсымлы ашъяулык” номинацияләре нәкъ шуның өчен тәкъдим ителгән иде. Аларда балалар табигатьтә ял итү өчен кирәкле кызыклы җайланмалар турында идеяләр әйттеләр. Аңа кадәр читтән торып үткәрелгән тур барышында исә бу темага 300дән артык бала һәм олы кеше җәлеп ителгән иде.
Бәйрәм ахырында иҗади номинацияләр турының җиңүчеләренә бүләкләр бирелде. Чарада актив катнашучыларга исә экологик китаплар өләшенде. Кама Аръягы территориаль идарәсе материаллары буенча.