26 апрель көнне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстан Республикасы территориясендә “яшел” стандартлар кертү буенча тармак-ара эшлекле төркемнең оештыру киңәшмәсе булып узды. Анда тармак-ара эшлекле төркемнең җитәкчесе – Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов рәислек итте. Киңәшмәдә тармак-ара эшлекле төркемнең әгъзалары катнашты.
Киңәшмәдә Татарстан территориясендә “яшел” стандартлар системасын үстерүнең актуальлеге билгеләп үтелде.
Министрлыкның матбугат үзәге