20 апрель көнне Чаллыда, санитар-экологик икеайлык кысаларында, Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм матбугат вәкилләре катнашында рейд үткәрелде.
Чаллы шәһәре территориясен карап тикшерү барышында җитештерү һәм көнкүреш калдыкларын туфракка ташлауның берничә очрагы ачыкланды. Кама буе территориаль идарәсе белгечләре шундыйларның берсеннән, Минзәлә тракты буенда урнашкан “Олимпия” спорт комплексы төбәгендәге рөхсәтсез бер чүплектән, куркынычлык классын һәм экологик зыянны билгеләү өчен, пробалар алдылар. Административ тикшерү соңында гаеплеләр җавапка тартылачак.
Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча.