25 апрель көнне Казан ш. Башкарма комитетының Вахитов һәм Идел буе районнары Администрациясендә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашында, Вахитов һәм Идел буе районнарының предприятие яны территорияләрен, Казанны төзекләндерү кагыйдәләренә һәм башка норматив-хокукый актларга ярашлы рәвештә, норматив хәлгә китерү мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды. Аңа районнарның предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шулай ук күзәтчелек органнары вәкилләре чакырылган иде.
Киңәшмәдә администрация башлыгы урынбасары Рәмил Сафин Вахитов һәм Идел буе районнарын күзәтеп чыгу нәтиҗәләре белән таныштырды.
Киңәшмә барышында шулай ук министрның беренче урынбасары Рөстәм Камаловның Казан шәһәре территориясен һавадан күзәтү нәтиҗәләре турындагы; Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабировның Вахитов һәм Идел буе районнарындагы рөхсәтсез чүплекләр саны, аларны бетерү сроклары, чүп-чар ташлауга юл куючыларны ачыклау турындагы; Казан районара табигатьне саклау прокуроры Олег Даминовның Казан территориясен тикшерү нәтиҗәләре буенча төзелгән административ материаллар турындагы докладлары тыңланды.
Татарстан предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясенең генераль директоры урынбасары Игорь Рассман киңәшмәдә территорияләрне төзекләндерү һәм санитария нормаларын үтәмәгән өчен предприятие һәм оешма җитәкчеләренең җаваплылыгы турында искәртте. Ә Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Рәмил Муллин предприятие һәм оешмаларга караган территорияләрнең норматив торышы өчен җитәкчеләрнең җаваплы булуын аңлатты.