22 апрель көнне Казанның Горький исемендәге үзәк культура һәм ял паркында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Максидом” компаниясе ярдәме белән үткәрелгән “Сыерчыклар кайтты” акциясенә йомгак ясалды.
Яшь буында әйләнә-тирәлеккә сак һәм кайгыртучан караш тәрбияләүне максат итеп куйган бу акция түбәндәге бурычларны күздә тотты:
– үз кулларың белән әйберләр ясарга өйрәтү;
– әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү;
– глобаль экологик проблемаларны чишүгә үз өлешеңне кертә алу мөмкинлеген аңлату.
Сыерчык оялары һәм кош җимлекләре ясау конкурсында Казан шәһәренең 40тан артык мәктәбе катнашты. Жюри хөкеменә өч йөзләп оя һәм җимлек тапшырылды.
Паркта чын бәйрәм, яз кәефләре хөкем сөрде. Балалар викториналарда катнаштылар, биеделәр, “Мураками” группасына кушылып җырладылар.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри әгъзалары 11 иң яхшы эшне билгеләде – алар арасында тавык аяклы өй, замок, сәгать сыман сыерчык оясы һәм башка шундыйлар бар иде. Иң яхшы эшләрнең авторларына “Максидома”дан призлар – кәрәзле телефоннар, фотоаппаратлар, Ipod плеерлары тапшырылды.
Кошлар өчен ясалган барлык эшләнмәләр дә якын көннәр эчендә шәһәр паркларына урнаштырылачак.