Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Белоруссия һәм Россия берлеге Парламент Җыелышы комиссиясе әгъзалары булган депутатлар белән эшлекле очрашу булып узды. Анда табигатьне саклау буенча региональ сәясәтнең уңай тәҗрибәсе белән таныштыру максаты күздә тотылды.
Очрашуда Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, министр урынбасары Андрей Калайда; Белоруссия һәм Россия Берлегенең Парламент Җыелышы, аның Секретариаты, Берләшкән дәүләтнең Даими Комитеты, Россия һәм Белоруссиянең гадәттән тыш хәлләр министрлыклары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Комитеты вәкилләре катнашты.
Белоруссия һәм Россия берлеге Парламент Җыелышы комиссиясе әгъзалары булган депутатлар Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының эше белән таныштылар. Очрашу кысаларында шулай ук табигатьне саклау эшчәнлегенең көнүзәк мәсьәләләре каралды, арытаба хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре билгеләнде.