Киров районына матбугат рейды

2012 елның 26 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген, Татарстанның шәһәр һәм районнары җирләрен чистарту буенча 1 апрельдә башланган санитар-экологик икеайлык кысаларында, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан, массакүләм хәбәр чаралары катнашында, Казанның Киров районына рейд үткәрелде. Анда Муниципаль контрольне оештыру мәсьәләләре буенча Казан башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, административ-техник инспекция башлыгы Рәмил Муллин да катнашты.

Рейд барышында Казан шәһәренең Архангел, Поселок һәм Горький Шоссесы урамнары тикшерелде.

Архангел урамында, “Лагерь” станциясе янында рөхсәтсез чүплек табылды, анда инде берничә ел буена төзелеш калдыклары ташлана икән. Бу җирнең хуҗасы булып Киров районы администрациясе тора, чистарту эшләрен дә ул башкарырга тиешле.

Административ-техник инспекция башлыгы Рәмил Муллинның әйтүенә караганда, хәзерге вакытта бу җирне рекультивацияләп, шунда хосусый предприятие ачардай инвестор эзләнелә.

Икеайлыкның узган чорындагы уңай нәтиҗәләрнең берсе – Поселок урамындагы көнкүреш калдыклары чүплеген бетерү. Ләкин, Үзәк территориаль идарә инспекторы Рифкать Хуҗиев әйткәнчә, территорияне чистарту гына аз, аны әле яхшы торышка китерәсе бар, һәм алга таба чисталыгын гел күзәтеп торырга да кирәк.

Рөхсәтсез чүплек ташлау урыны Горький Шоссесы буендагы янган мәктәп территориясендә дә табылды. Бу җир участогы ике еллап инде шунда сәүдә үзәге төзергә тиеш булган инвестор милкендә тора. Ләкин, территория тулысынча коймаланмау сәбәпле, монда төзелеш һәм көнкүреш калдыклары ташлый башлаганнар. Җир хуҗасына шул факт буенча тиешле булган административ йогынты чаралары күреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International