Чистай ур. 26 йорт ишегалдындагы рөхсәтсез чүплек бетерелде

2012 елның 23 апреле, дүшәмбе

Узган шимбәдә Чистай урамының 26нчы йорты ишегалдындагы рөхсәтсез чүплек бетерелде. Аның турыда мәгълүмат шунда яшәүчеләрдән дәүләт хезмәтләре порталы аркылы “гражданнар контроле” бүлегенә кергән иде.

Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары шул урынга барып, чүплекнең күләмен билгеләделәр, ул 30 кубометрдан артык булып чыкты.

Йортта яшәүчеләр шәһәркүләм шимбә өмәсен көтеп тормадылар, кыш буена җыелган чүп-чарны үз көчләре белән җыештырырга булдылар. Бу башлангычны Яңа Савиново районы администрациясе дә хуплады һәм ярдәмгә махсус техника җибәрде. Рөхсәтсез чүплекне бетерүдә Казанның иҗтимагый экологик оешмалары да катнашты. Күмәк көч белән, бөтен эшләр бер сәгать эчендә үтәлде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International