«Түбән Кама» милли паркында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе тарафыннан парк территориясен чүп-чардан чистарту буенча «экологик десант» үткәрелде. Бу чарада шулай ук «Түбән Кама» милли паркы һәм 4нче экологик-биологик үзәк катнашты. Аңа шәһәрнең мәгариф оешмаларыннан 167 укучы җәлеп ителде.
Укучылар 500 капчыктан артык чүп-чар җыйдылар. Чара соңында алар өчен кызыклы уеннар һәм конкурслар үткәрелде. Кама буе территориаль идарәсе материаллары буенча.