Көнчыгыш Европа буенча консультант Густав Кройдер визиты

2013 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе
Бүген Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары, Татарстанның Баш дәүләт инспекторы Рөстәм Камалов Көнчыгыш Европа буенча консультант, дипломлы инженер һәм физик Густав Кройдер белән очрашты. Очрашу Германия предприятиеләренең энергия ресурсларын саклау һәм җылылыкны утилизацияләү буенча тәҗрибәсен карап тикшерүгә багышланган иде. Чарада шулай ук Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Андрей Калайда, “Татнефть Инвест-холдинг” ААҖ вәкиле Мансур Хәсәнов катнашты.
Густав Кройдер энергия ресурсларын саклау һәм җылылыкны утилизацияләү өлкәсендәге әзер эшләнмәләрне күрсәтте. Аның сүзләренә караганда, шундый җиһазлар һәм комплектлы җылылык энергиясе саклау корылмалары Көнбатышта кайнар су, пар һәм электр энергиясе җитештерүдә инде берничә ел кулланыла. Очрашуда шундый җиһазларны Татарстан территориясендә дә куллану буенча тәкъдимнәр тикшерелде.
Рөстәм Камалов Татарстан Республикасы белән Германиянең иң эре компанияләре арасында әйләнә-тирәлекне саклау һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендәге хезмәттәшлекнең арытаба да ныгуына өмет белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International