Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
«Чисталык дәресе» йомгаклары
2013 елның 18 гыйнвары, җомга
2013 елның 16 гыйнварында Татарстанның гомуми белем бирү оешмаларында, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елына бәйле рәвештә, “Чисталык дәресе” республика-күләм экологик белем бирү акциясе үткәрелде.
Акцияне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы Татарстанның муниципаль районнары һәм шәһәр округлары администрацияләре белән берлектә оештырдылар.
“Чисталык дәресе” әйләнә-тирәлекне саклау, республиканың санитар-экологик торышын яхшыртуга гына түгел, яшь буынга “чисталык” сүзенең тирәнрәк мәгънәсен иңдерүгә дә багышланган иде: ягъни ул урамнарның, ишегалларының, подъездларның чисталыгы гына түгел, ә барыннан элек халыкларның иң яхшы тарихи һәм мәдәни гореф-гадәтләрендә тәрбияләнгән, туган як табигатен сакларга әзер булган шәхеснең чисталыгы һәм рухи байлыгы да булып тора.
Тулаем Татарстан буенча, җәлеп ителгән катнашучылар һәм мәгариф оешмалары педагоглары тарафыннан, “Чисталык дәресе” 1000нән артык гомуми белем бирү, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмасында үткәрелде.
Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәнең Бөгелмә районында “Чисталык дәресе”ндә 1-11 класс укучылары катнашты. Дәреснең төп максаты булып экологик белемнәрне тарату һәм яшь буында табигый байлыкларга, әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү торды. Кече класслар өчен мәктәпләрдә “Чисталык – саулык әманәте”, “Чисталык турында сүз әйтик”, “Кызыл Китап битләре буйлап” дигән рәсем конкурслары, “Табигатьнең төрлелеген саклыйк” дигән викториналар, “Җир – уртак йортыбыз”, “Яшел планета серләре” дигән сәяхәтле уеннар, проект конкурслары үткәрелде. Ташландык материалдан ясалган әйберләрдән “Көнкүреш калдыклары һәм фантазия”, “Икенче яшьлек” дигән күргәзмәләр, китап күргәзмәләре оештырылды. Өлкән класслар “Табигатькә коткару боҗрасы кирәк”, “Әйләнә-тирәлекнең пычрануы проблемасын мин ничек күрәм”, “Кеше һәм табигать”, “Татарстан Республикасының Кызыл Китабы” дигән темаларга әңгәмәләр үткәрделәр. Шулай ук “Татарстанның экологик проблемалары” дигән эшлекле уеннар, “Татарстан Республикасының тыюлыклары һәм аеруча саклаулы территорияләре” дигән конференция-дәресләр, “Экология: шомнар һәм өметләр”, “Җир исемле чүплек” дигән түгәрәк өстәлләр уздырылды, “Шәһәребез – йортыбыз”, “Ташландыклар юк, кулланылмаган чимал бар”, “Җиребезне саклап калыйк” дигән проектлар тәкъдим ителде. Мәктәп педагоглары “Регионыбызның экологик проблемалары” дигән лекция-дәресләр үткәрде. Экологик акция чаралары рус һәм татар телләрендә алып барылды. Бөгелмә районында боларда барлыгы 9890 укучы катнашты.
Мәгариф оешмаларында мавыктыргыч “Чисталык дәресләрен” Кама Аръягы, Идел Аръягы, Төньяк территориаль идарәләрнең белгечләре дә актив үткәрделәр.
Кама Аръягы территориаль идарәсе белгечләре, Балаларның экология-биология үзәге педагоглары белән бергә, Түбән Кама, Зәй, Сарман районнары мәктәпләрендә булдылар. Экологик аң формалаштыру һәм экологик культураны үстерү, табигый байлыкларга һәм әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш тәрбияләү максатыннан, укучылар Идел-Кама дәүләти табигый биосфера тыюлыгының, “Түбән Кама” милли паркының эшчәнлеге белән таныштырылдылар. 14нче мәктәпнең 5нче класслары өчен “Чисталык дәресен” Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама Аръягы территориаль идарәсе башлыгы Рафис Зәйнуллин үткәрде.
Идел Аръягы регионында дәресләр мавыктыргыч әңгәмә рәвешендә узды, укучыларның экологик темаларга язган рефератлары тыңланды. Алар махсус әзерләнгән фильмнарны, слайдларны, фотоматериалларны карадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар.
Кама буе территориаль идарәсе белгечләре 25 уку йортында булдылар. “Чисталык дәресе” акциясендә 1250 укучы катнашты.
Төньяк территориаль идарә белгечләре регионның 13 мәктәбендә “Чисталык дәресе” үткәрүдә катнашты. Уку йортларында төрле рәвешле шөгыльләр: фильм караулы лекцияләр, викториналар, күргәзмәләр, презентацияләр булып узды. Чараларны үткәрүгә кече классларны өлкән класс укучылары җәлеп итте. Оештыручылар кызыклы шөгыльләр үткәрүнең мөмкин булган барлык төрләрен кулландылар. Чараларда биология, химия, география укытучылары да, башка предметларны алып баручылар да, хәтта педагог-китапханәчеләр һәм озайлы көн педагоглары да катнашты.
Үзәк территориаль идарә хезмәткәрләре 19 мәктәптә булдылар, аларда лекцияләр, күп кенә конкурслар һәм викториналар үткәрелде. Укучылар арасыннан киләчәктә “табигатьне саклаучы” булырга теләүчеләр дә табылды.
Ык буе территориаль идарәсендә, аның башлыгы Хәлил Мөстәкыймов җитәкчелегендә, 22 мәктәпнең укучылары катнашты. Балалар зур кызыксыну белән лекцияләр тыңладылар, идарә белгечләре үткәргән конкурсларда катнаштылар һәм бик кызыксынучан булып чыктылар. Үсентеләрне каян алырга була? Тыюлыкта чәчәк җыярга ярыймы? Бездә кедр үсәме? – кебек һәм тагы да бик күп сораулар бирделәр.
Территориаль идарәләрнең белгечләре акциядә катнашучыларга истәлекле бүләкләр – “Татарстан Республикасының Кызыл Китабын”, “Экология Татарстана” журналын, “Планетаны саклыйк” дигән плакат бирделәр. Чараларда актив катнашучыларга дипломнар тапшырылды.
200 мәгариф оешмасының китапханәләренә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы чыгарткан 800ләп данә фәнни-популяр басма һәм дәреслек, шул исәптән “Татарстан Республикасының Кызыл Китабы”, “Татарстан Республикасының аеруча саклаулы территорияләре реестры”, “Куйбышев сусаклагычы: су хуҗалыгы эшчәнлегенең экологик аспектлары”, “Экология Татарстана” журналы тапшырылды.
2013 елда, квартал саен, мәктәпкәчә тәрбия оешмаларында, мәктәпләрдә, башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларында атмосфера һавасын, су һәм җир ресурсларын, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклауга багышланган төрле тематикалы экологик дәресләр үткәрү күздә тотыла.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
май, 2026 ел
ТР Геоүзәге белгечләре судан файдалану килешүләрен һәм җир асты суларын чыгаруга лицензияләрне ничек дөрес рәсмиләштерергә икәнен сөйләячәк
Экология министрлыгы барлык теләүчеләрне “ТР Геоүзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе” дәүләт бюджет учреждениесе белгечләре үткәрәчәк семинарларда катнашырга чакыра.
2
апрель, 2026 ел
Яшь эшмәкәрләрне һәм экологларны “Планета – безнең байлыгыбыз” конкурсында катнашырга чакырабыз
2026 елның 19 маена кадәр “Планета - безнең байлыгыбыз” Бөтенрәсәй балалар һәм яшьләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итү ачык, ул “Экологик иминлек” милли проектына ярдәм йөзеннән үткәрелә. Катнашуга 10 яшьтән 25 яшькә кадәрге актив яшьләр чакырыла.
Экологлар Мамадыш районында файдалы казылмалар чыгаручы компаниядә хокук бозу очрагын ачыклаган
Элегрәк Кама буе идарәсе белгечләре Мамадыш районындагы “Южно-Отаркинское-3” ятмасында файдалы казылмалар чыгаручы “Дорожник” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә табигатьне саклау законнарын бозуны ачыклаганнар иде.
Экология министры Азат Җиһаншин “ЭНЕРГОПРОМ” форумында катнаша
1 апрельдән 3 апрельгә кадәр “Казан Экспо”да “ЭНЕРГОПРОМ” Казан халыкара электр энергетикасы форумы уза.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз