Татарстанда “чисталык дәресе” уздырылачак

2013 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе
16 гыйнварда Татарстан муниципаль районнарының мәгариф оешмаларында “Чисталык дәресе” дигән, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елына арналган республика-күләм экологик белем бирү акциясе уздырылачак. Республиканың 200 мәктәбендә дәресләрне Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре үткәрәчәк. Акция Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.
“Чисталык дәресе”ндә 2-11нче класс укучылары катнаша.
Республикабызда дүртенче ел үткәрелә торган “Чисталык дәресе”нең төп бурычлары булып яшь буынның экологик белемнәре кимәлен күтәрү, мәктәп балаларында туган як табигатенә сак караш тәрбияләү, дөньяга экологик караш формалаштыру һәм Татарстан Республикасында өзлексез экологик белем бирү системасын яклау һәм үстерү тора.

Аккредитация 267-68-59 яки 267-68-11 телефоннары буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International