ЯҢАЛЫКЛАР


19
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
IT паркта Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы оештырган “Саф караш” социаль-экологик реклама бөтенроссия яшьләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

18
декабрь, 2012 ел
сишәмбе
Балаларның һәм олыларның иң яраткан бер бәйрәме – Яңа ел якынлаша. Ә аның төп бизәге – чибәр чыршыкай.
18 декабрьдә Чаллы шәһәренең Экологик-биологик балалар үзәгендә, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәме белән, “Чыршыны урманда калдырыйк!” проектларының муниципаль конкурсы булып узды.

17
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
2012 елның 19 декабрендә, 15 сәгатьтә, IT-паркта яшьләрнең Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан оештырылган “Саф караш” бөтенроссия социаль-экологик реклама конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы үткәрелә.

15
декабрь, 2012 ел
шимбә
“Эшләрбез!” бөтенроссия җыештыруы 59 регионда уздырылды, анда 70 меңнән артык кеше катнашты. 1900 тонна чүп-чар җыелды, шуның 30%ы яңадан эшкәртүгә озатылды. Акция Let’s Do It дөньякүләм проекты кысаларында тормышка ашырылды. 2012 ел эчендә шундый җыештырулар 96 илдә уздырылды. Планетаны чүп-чардан тазарту хыялына берләшкән миллионнарча кеше хәрәкәтне үз катнашы белән яклады.

14
декабрь, 2012 ел
җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Милли музее белән берлектә, “Мәктәп дәрестән соң” республика проекты кысаларында Казанның 5нче лицее базасында төзелгән “Яшь эколог мәктәбе” тыңлаучылары өчен экологик агарту чарасы үткәрде.

13
декабрь, 2012 ел
пәнҗешәмбе

“Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгында “Казан шәһәренең Авиазавод районындагы Олы Зәңгәр Күл янында яр ныгыту эшләре” дигән матбугат конференциясе булып узды.


12
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Чаллы шәһәренең Экология һәм табигатьне саклау музеенда, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе ярдәме белән, “Кактуслар дөньясы” күргәзмәсе булып узды.

7
декабрь, 2012 ел
җомга
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә, “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” XIII Халыкара симпозиумы һәм “Энергетика. Ресурсларны саклау” XIV Халыкара махсус күргәзмәсе кысаларында, “Экология. Экологик саф энергия” конференциясе булып узды, аңа Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров рәислек итте.

5
декабрь, 2012 ел
чәршәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңлеханов катнашында, XIV Халыкара махсус “Энергетика. Ресурслар саклау” күргәзмәсе һәм XIII Халыкара “Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау” симпозиумы ачылды.

3
декабрь, 2012 ел
дүшәмбе
Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров Социаль-экологик реклама буенча “Саф караш” бөтенроссия яшьләр конкурсының экспертлар советы әгъзасы, тележурналист, СРL компаниясенең пиар-директоры Антон Хреков белән очрашты, алар конкурсны оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International