Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елына багышланган брифинг
2013 елның 15 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында, видеоконференция режимында, Татарстанның Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау Елына багышланган брифинг булып узды, анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров катнашты.
Хәбәр чаралары вәкилләренең сорауларына брифинг барышында шулай ук министрның әйләнә-тирәлекне саклау буенча урынбасары Андрей Калайда, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров җавап бирде.