“Чыпчыкайны ашат” акциясе

2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе Аксубай районы Аксубай бистәсенең “Радуга” балалар бакчасында һәм Кәкрекүл авылы урта мәктәбендә, Чистай шәһәренең 1нче урта мәктәбендә уздырылган “Чыпчыкайны ашат” акциясенә йомгак ясауда катнашты.
“Радуга” бакчасында балалар 25 кош ашаткыч әзерләгәннәр иде, шуларны Идел-Кама территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән бергә балалар бакчасы ишегалдына урнаштырдылар.
Кәкрекүл урта мәктәбендә һәм Чистай шәһәренең 1нче урта мәктәбендә тантаналы линейкалар үткәрелде, кошлар тормышыннан миниатюра уйналды, алар турындагы фото- һәм видеоматериаллар күрсәтелде. Мәктәпләрнең табигатьне сакларга чакыручы плакатлар белән бизәлгән акт залларында кошларга багышланган шигырь конкурслары үткәрелде.
Укучылар әзерләгән барлык кош ашаткычлар мәктәп яны территорияләрендә урнаштырылды. “Чыпчыкайны ашат” конкурсында җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылды, ә мәктәп китапханәләренә экология турындагы әдәбият бүләк ителде.
Идел-Кама территориаль идарәсе материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International