Укучылар өчен экскурсия

2012 елның 27 декабре, пәнҗешәмбе
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Махсуслашкан үзәк аналитик контроль инспекциясендә (ЦСИАК) Казан шәһәренең 20нче гимназиясенең 1-3нче класс укучылары өчен таныштыру экскурсиясе үткәрелде. Бу чара “Яшәү тирәлегенә күзәтчелек” дисциплинасын өйрәнгәндә экологик белем бирү кысаларында оештырылган иде.
Экскурсиянең максаты – әйләнә-тирәлеккә антропоген йогынты чыганакларына аналитик җиһазлар кулланып күзәтчелек итүнең гамәлдәге системасын өйрәнү булды.
Экскурсия лаборатория башлыгы Андрей Шибаев белән очрашудан башланды, ул балаларга экологик-аналитик контроль системасы турында сөйләде.
Лабораториянең эшчәнлеге белән танышуга индустриаль ташландыкларны һәм атмосфера һавасын анализлау, суны һәм туфракны анализлау, анализның физик-химик алымнары, биологик контроль, оператив контроль бүлекләрен карау керә иде, аларда бүлек җитәкчеләре үз эшчәнлекләре турында җентекләп сөйләделәр, замана стандартларына ярашлы, суны, туфракны, атмосфера һавасын тикшерә торган эш җиһазларын һәм приборларын күрсәттеләр, шулай ук балаларның сорауларына җавап бирделәр.
ЦСИАК материаллары буенча
министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International