Зәңгәр күлгә матбугат рейды

2013 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе
Халыкны Олы Зәңгәр күл янындагы яр ныгыту эшләренең нәтиҗәләре белән таныштыру максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы күчмә матбугат рейды үткәрде. Исегезгә төшерәбез: 2012 елгы табигать саклау чараларының республика программасы кысаларында дәүләт заказчысы “Главинвестстрой РТ” идарәсе аркылы “Реставрация” ЯАҖ төзелеш оешмасын җәлеп итеп, “Зәңгәр күлләр” дәүләти табигать комплексы тыюлыгы янында Казансу елгасы ярын ныгыту” дигән проект тормышка ашырылды. Бу эшләрне Казансуның уң яры ел саен 0.5–0.6 метрга ишелә бару сәбәпле Олы Зәңгәр күлдә су кимәленең нык түбәнәю ихтималы аркасында башкарырга кирәк иде.
Хәбәр тарату чаралары вәкилләренә күл ярында башкарылган эшләрне күрсәттеләр һәм шул турыда аңлатма бирделәр. Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы Илһам Сабиров журналистлар кызыксынган сорауларга җавап бирде.
“Реставрация” ЯАҖ төзелеш оешмасының директоры Марат Булатовның сөйләвенчә, ярлар карагай субайлардан вертикаль стена кагып һәм аралыкка таш тутырып ныгытылган. Эш барышында бары тик табигый материаллар – карагай, ком, кырчынташ кулланылган, шуның аркылы ландшафтның табигый торышы сакланылган.
Зәңгәр күлнең яңа күренешенә барыннан бигрәк якын-тирә бистәләрдә яшәүчеләр сөенә. Бүгенге Хач ману бәйрәмендә, әйтик, иң кыюлар һәм ныкчымнар турыдан-туры шарлавыкта коендылар. Яңа купельне дә ошаттылар, рәхмәтләр әйттеләр һәм сәйрән яратучыларның барысын да бу табигать һәйкәлен саклап тотарга өндәделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International