Башкарма хакимият һәм дәүләт органнары аппаратларының 2нче Спартакиадасында актив катнашкан министрлык хезмәткәрләрен тәбрикләү

2012 елның 28 декабре, җомга
Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгында Татарстанның башкарма хакимият һәм дәүләт органнары аппаратларының 2нче Спартакиадасында актив катнашкан министрлык хезмәткәрләрен тәбрикләү булып узды. Министр Артем Сидоров “спортчы”ларга рәхмәт хатлары тапшырды һәм спортта ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерде.
Икенче Спартакиада бөтен 2012 ел буена барган иде. Аның кысаларында спортның 10 төре буенча ярышлар булып узды, аларда 34 министрлык һәм тармак командасы катнашты. Безнең министрлык спорт чараларында иң актив катнашып, барлык 10 төр ярышларга командалар җибәрде, спартакиадада 43 хезмәткәр көч сынашты. Спорт ярышларының ахыр нәтиҗәсе буенча, 201 очко туплап, безнең команда 7нче урынны, ә волейбол, дарст һәм шахмат буенча 3нче урынны алды.
Котлыйбыз!
Министрлыкның матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International