ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2013 ел
дүшәмбе

Халыкара Кошлар көне ел саен 1 апрельдә, ЮНЕСКОның “Кеше һәм биосфера” программасы кысаларында үткәрелә. Алдагы көндә Казан зоопаркында бәйрәм булып узды, анда килүчеләрне күчмә кошлар турында кайгыртырга, алар өчен оялар корырга акырдылар.


29
март, 2013 ел
җомга
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре Азнакай районы Урсай авылы урта мәктәбендә укучылар өчен инспекция белән таныштыру экскурсиясе оештырдылар.
Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Арча районында, 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында “Кеше һәм табигать” дигән фәнни-практик конференция булып узды. Аны оештыручылар – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе, Арча районы башкарма комитеты, Арча районының Информация-методика үзәге һәм Мәгариф идарәсе.

28 март көнне Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Үзәк махсуслашкан олимпия резервы балалар һәм үсмерләр шахмат мәктәбендә Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Шахмат ярышлары башланды. Анда 24 команда – Татарстан Президенты Аппараты, Республика Дәүләт Советы вәкилләре, Татарстан министрлыклары һәм тармаклары хезмәткәрләре, шул исәптән Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнаша.

Бу шимбәдә – 30 мартта Казанда макулатура җыю буенча “Агачны коткар” дигән акция үткәрелә. Чараны “Бүтәннәргә булыш” җәмәгать оешмасы үткәрә. Аның максаты – республика халкы игътибарын экология һәм чималны икенчел эшкәртү проблемаларына юнәлтү, табигатькә сак караш иңдерү.

28
март, 2013 ел
пәнҗешәмбе
29 март көнне 16.00дә Арчада гражданнарны экология мәсьәләләре буенча кабул итү үткәрелә. Теләүчеләр Интернациональ ур., 41 адресы буенча Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсенә килә алалар. Алдан (8-266) 3-21-61 телефоны буенча язылырга кирәк. Гражданнарның сорауларына Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Равил Кузюров җавап бирәчәк.
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Татарстанның мәгариф оешмаларында Халыкара су ресурслары көненә туры китереп “Бердәм экологик дәрес” акциясе үткәрелде.
Акция Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны сулыклары идарәсенең Татарстан буенча бүлеге һәм “Рус география җәмгыяте” бөтенроссия җәмәгать оешмасының региональ бүлекчәсе тарафыннан оештырылды.

27
март, 2013 ел
чәршәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә IV махсуслашкан “Чиста су. Казан” күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәне һәм конгрессны ачу тантанасында Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков, Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Никитин, Дәүләт Думасы депутаты, Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзасы Фатих Сибгатуллин, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны сулары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков, ЮНИДО халыкара индустриаль хезмәттәшлек үзәгенең Россия Федерациясендәге директоры Сергей Коротков, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм башкалар катнашты.

26
март, 2013 ел
сишәмбе
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында “Кыңгыраулар чыңлый: ишетегез, кешеләр!” дигән республика гуманитар форумы уздырылды, аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Фәннәр Академиясенең Экологик проблемалар һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты, Россиянең Берләшкән Милләтләр Оешмасына Теләктәшлек ассоциациясе һәм ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияте институты оештырды.

Әйләнә-тирәлекне саклау законнарын бозучыларны каты контроль һәм халыкка фаш ителү көтә. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белдерде. Министрның доклады Татарстан Республикасының шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрүгә багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International