Казанда «Мин урманны сайлыйм» фильмы тәкъдим ителде

2013 елның 25 марты, дүшәмбе
Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында, Җир көненә һәм Халыкара Урман көненә туры китереп, Фәннәр Академиясендә Россия WWFының “Мин урманны сайлыйм” фильмы тәкъдим ителде. Чараны оештыручылар – Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм Җәмәгатьчелек палатасы.
Татарстан бу яңа фильм авторлар тарафыннан тәкъдим ителгән беренче регион булды. Аны карауга республиканың экологик хәрәкәт активистлары булган мәктәп укучылары һәм студентлары, профильле югары уку йортлары укытучылары һәм массакүләм хәбәр чаралары вәкилләре чакырылган иде.
Сәламләү сүзе белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов чыгыш ясады. Ул, яшь буынны республиканың әйләнә-тирәлеген һәм табигый байлыкларын саклау эшенә активрак кушылырга чакырды, чараны оештыручыларга һәм фильмны төшергән иҗади төркемгә, экологик культура үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен, рәхмәт белдерде.
Яшь һәм креатив «Artman group» командасы һәм режиссер Георгий Молодцов төшергән бу картина Россиянең урманнары, табигать белән бәйле һөнәрләр һәм тормыш юлын сайлау турында сөйли. “Мин урманны сайлыйм” фильмын төшерү өчен алар илнең дүрт урманлы регионы аша 6 мең километр юл үткәннәр, 40 сәгать фильм төшергәннәр, уннарча интервью үткәргәннәр.
Караудан соң фильм турында фикер алышу булып узды. Аны төшерүчеләр – WWF-Россиянең урман сәясәте буенча координаторы, “Устойчивое лесопользование” (“Урманнан тотрыклы файдалану”) журналының баш редакторы Николай Шматков, “Мин урманны сайлыйм” фильмының төп герое Артем Тишков, “Урман альтернативасы” компаниясе вәкиле Павел Безверхов һәм Мәскәү дәүләт Урман университеты укытучысы Петр Мельник – фильмны төшерү һәм шул чактагы төрле кыенлыклар турында җентекләп сөйләделәр. Фильм караучыларның сорауларына да җавап бирделәр, һәм, бу әле әйләнә-тирәлекне саклауга юнәлтелгән соңгы фильм булмас, дигән өмет белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International