«Балалар илне сүрәтли»

2013 елның 26 марты, сишәмбе
Республикада “Балалар илне сүрәтли” конкурсы башлады. Аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы һәм “Бердәм Россия” партиясе белән берлектә “Татарстан” ДТРК телекомпаниясе үткәрә. Быелгы җиденче республика телевизион конкурсы экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына һәм Универсиадага багышлана. Анда республиканың барлык мәктәпләре катнашырга мөмкин. Алда торган Универсиаданы барысыннан яхшырак итеп рәсемгә төшерүчеләр һәм табигатьне ничек сакларга икәнен күрсәтүчеләр июнь башында, Халыкара Балаларны саклау көнендә бүләкләнәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International