«Кыңгыраулар чыңлый: ишетегез, кешеләр!»

2013 елның 26 марты, сишәмбе
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында “Кыңгыраулар чыңлый: ишетегез, кешеләр!” дигән республика гуманитар форумы уздырылды, аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Фәннәр Академиясенең Экологик проблемалар һәм җир асты байлыкларыннан файдалану институты, Россиянең Берләшкән Милләтләр Оешмасына Теләктәшлек ассоциациясе һәм ЮНЕСКОның дөнья мәдәнияте институты оештырды.
Өзлексез кыңгырау чыңы... Әнә шул чакыру авазы белән башланган форумда Татарстанның министрлыклары һәм тармаклары җитәкчеләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре, югары уку йортлары укытучылары һәм студентлары катнашты.
Форумны сәламләү сүзе белән Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Рәмил Низамов чыгыш ясады, чарада катнашучыларга һәм оештыручыларга экологик культура-агарту өлкәсендә актив эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. Арытаба Рәмил Низамов, экологик культура, беренче чиратта, җитәкчелекнең һәм белгечләрнең культурасына бәйле, шунлыктан Татарстанда яшь белгечләр ныгытып укытыла һәм аларның эш сыйфаты күтәрелә, дип белдерде. Ул шулай ук яшьләрне экологик эшләр белән шул юнәлештәге чаралар вакытында гына түгел, ә көн саен шөгыльләнергә, туган як табигатен савыктыру буенча үз экологик проектларын һәм идеяләрен тәкъдим итәргә чакырды.
Форумның әһәмияте, барыннан элек, аның глобаль экологик кризис тирәнәю белән бәйле куркынычларга һәм шомнарга “җавап” рәвешендә булуы белән билгеләнә. Ул 2013 елда экологик мәсьәләләрне яшьләр арасында актуальләштерүгә, аларның интеллектуаль куәтләрен шул мәсьәләләрне чишүгә юнәлтә торган старт акциясе булып тора. Оештыручыларның әйтүенчә, экологик мәсьәләләрне чишү нәкъ менә яшь буынның культурасын, белемен һәм тәртибен күтәрүгә бәйле.
Форум кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, район администрацияләре, югары уку йортлары, оешмалар арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды һәм “ЭКОС” экология клубының республикадагы экологик иминлекне яхшыртуда актив катнашырга чакыра торган “21 гасырның яшь буыннарына мөрәҗәгате” кабул ителде.
Форумның азаккы өлешендә Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына “Россия – БМО: 65 ел партнерлык” халыкара конкурсында Җиңүче дипломы һәм кубогы тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International