Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Экология
һәм табигать ресурслары министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының миссиясе
Министрлыкның 30 еллыгы
Министрлык тарихы
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Структура
Министрлык коллегияләре
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы каршындагы Иҗтимагый шура
Фәнни-техник совет
Ведомствога караган оешмалар
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы территориаль идарәләре исемлеге
Министрлык логотибы
Эшчәнлек
Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү бүлеге
Илкүләм проектлар
Конференцияләр, бәйгеләр, СЮКО ярдәм итү
Министрлык эшчәнлеге
Экология буенча дәүләт күзәтчелеге
Геология буенча дәүләт күзәтчелеге
Министрлык күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре
Планнар һәм программалар
Аналитик һәм статистик материаллар
Коррупциягә каршы көрәш
Кадрлар турында
Белешмә системалары, кадастрлар, реестрлар
Вәзгыятьләр үзәге
Цифрлы үзгәртеп кору
Файдалы мәгълүматлар
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Федераль норматив хокукый актлар
Нормативно-правовые акты Республики Татарстан
Җайга салу йогынтысын бәяләү
ТР ЭТРМ документлары
Министрлыкта эшләнгән Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары проектлары
Бүтән норматив-хокукый актлар
ТР ЭТРМ норматив хокукый актларын гамәлдән чыккан дип тану турындагы эшләр буенча суд карарлары турында белешмәләр
ТР ЭТРМ һәм ТИ норматив хокукый актларына, гамәлләренә (гамәл кылмавына) шикаять белдерүнең суд һәм арбитраж тәртибе
Прокурор аңлата
Матбугат хезмәте
Презентацияләр
Татарстан Республикасы табигате һәм табигать ресурслары. Рәсемле энциклопедия
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган материаллар
"С чистого листа" журналы
"Зеленушка" журналы
“Экология Татарстана” журналы
Еш бирелә торган сораулар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре өчен
Интернет кабул итү бүлмәсе
Кирәкле мәгълүматлар
Министрлык җитәкчелегенең физик һәм юридик затларны кабул итү вакыты
Норматив документлар
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының гамәлләренә, гамәл кылмавына шикаять белдерү тәртибе
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү анализы
Министрлыкта гражданнарны бердәм кабул итү көне буенча хисаплар
Түләүсез юридик ярдәм
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы
«Казан ярминкәсе»ндә IV махсуслашкан «Чиста су. Казан» күргәзмәсе һәм конгрессы ачылды
2013 елның 27 марты, чәршәмбе
Бүген “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә
IV
махсуслашкан “Чиста су. Казан” күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәне һәм конгрессны ачу тантанасында Татарстанның Премьер-министры Илдар Халиков, Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Никитин, Дәүләт Думасы депутаты, Табигый ресурслар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты әгъзасы Фатих Сибгатуллин, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны сулары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков, ЮНИДО халыкара индустриаль хезмәттәшлек үзәгенең Россия Федерациясендәге директоры Сергей Коротков, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров һәм башкалар катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков чарада катнашучыларны котлады һәм, чиста суга багышланган күргәзмә һәм конгресс республика башкаласы кунаклары игътибарын елдан-ел күбрәк җәлеп итә, дип белдерде. Күргәзмәгә ел саен чыгарыла торган тәкъдимнәр күп кенә эре оешмаларда һәм компанияләрдә актив кулланыла. Премьер-министрның әйтүенчә, “Чиста су”ны авыл һәм бистәләрдә яшәүчеләр дә рәхмәт белән телгә алалар. Бүгенге күргәзмә һәм конгресс яңа технологияләрне тагын бер кат күрү мөмкинлеге генә түгел, Татарстан халкын һәм республиканы су белән тәэмин итү өчен җавап бирүче компанияләрне борчый торган мәсьәләләрдә фикер алышу форсаты да булып тора.
Күргәзмә һәм конгресста катнашучыларны шулай ук Су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Игорь Никитин, Су ресурслары федераль агентлыгының Түбән Идел бассейны сулары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков котлады, шуннан соң күргәзмәне рәсми ачу булып узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры җитәкчелегендәге мөхтәрәм кунаклар күргәзмә экспозициясен карадылар, ә анда су ресурсларын яңадан торгызу һәм саклау, коммуналь һәм индустриаль су тәэминаты, үткәргеч торба челтәрләрен ремонтлау, җылыту һәм кайнар су бирү, юынты суларны чистарту, суны бутилизацияләү өчен булган җиһазларның һәм хезмәт күрсәтүләрнең бөтен спектры, бу өлкәдәге иң соңгы эшләнмәләр куелган иде.
Казанда бу чара инде дүртенче тапкыр үткәрелә. Күргәзмәдә Казанның һәм Татарстанның башка шәһәрләренең, Мәскәүнең, Санкт-Петербургның, Түбән Новгород, Тверь, Липецк, Дзержинск, Ульяновск, Уфа, Тольятти, Самараның, шулай ук Германия һәм Даниянең индустрия предприятиеләре, тармаклары, фәнни оешмалары, бизнес структуралары катнашты.
Арытаба чара “Россиянең су тармагын үстерү” дип аталган пленар утырыш белән дәвам итте, анда күренекле галимнәр, белгечләр, су ресурсларын саклау һәм бәрәкәтле куллану өлкәсендә эш итүче оешмаларның вәкилләре конгресста катнашучылар игътибарына экологик нормалаштыру, табигый суларга йогынтыны көйләү, су ресурсларын чикләр аша куллану һәм саклау буенча халыкара һәм региональ программаларны тормышка ашыру буенча алдынгы тәҗрибәләр турындагы докладларын тәкъдим иттеләр.
Аннары эш су ресурсларын бәрәкәтле куллануга һәм саклауга, Россиядә судан файдалану белән нәтиҗәле идарә итүгә багышланган түгәрәк өстәлдә дәвам итте, аны Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Түбән Идел бассейны сулары идарәсе, “
Средволгаводхоз
” федераль идарәсе оештырган иде. Түгәрәк өстәл эшендә Түбән Идел бассейны сулары идарәсе җитәкчесе Анатолий Быков һәм Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов катнашты.
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
31
март, 2026 ел
Татарстанда 2026 елда экологик иминлеккә 3 млрд сумга якын инвестициялиләр
«Экологик иминлек» яңа илкүләм проекты кысаларында Татарстан 8 табигатьне саклау инициативасын гамәлгә ашыруны планлаштырган, гомуми финанслау почта 3 млрд.сум. Акчаларның төп өлеше «Россия суы» федераль проектына юнәлдереләчәк, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта экология министры Азат Җиһаншин.
Татарстан язны киң колачлы экологик кампания белән каршы ала: елгаларны чистартудан алып Кызыл китапка кертелгән лачыннар чыгаруга кадәр
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта чыгыш ясады. Чара санитар-экологик икеайлыкка старт алуга һәм «экологик иминлек»милли проекты кысаларында 2026 елга табигатьне саклау эшләре планнарына багышланган иде.
30
март, 2026 ел
Экология министры Азат Җиһаншин Экология министрлыгы хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре һәм таныклыклар тапшырды
Бүген Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин структур һәм территориаль бүлекчәләр җитәкчеләре белән атналык аппарат киңәшмәсендә ведомство хезмәткәрләренә күкрәк билгеләре һәм хезмәт таныклыклары тапшырды.
Экологлар Яр Чаллыда санкцияләнмәгән чүплекне теркәгәннәр
Чаллы шәһәре территориясен мониторинглау кысаларында Кама буе идарәсе инспекторлары табигатьне саклау законнарын бозуны ачыкладылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз