1 АПРЕЛЬ – ХАЛЫКАРА КОШЛАР КӨНЕ

2013 елның 1 апреле, дүшәмбе
Халыкара Кошлар көне ел саен 1 апрельдә, ЮНЕСКОның “Кеше һәм биосфера” программасы кысаларында үткәрелә. Алдагы көндә Казан зоопаркында бәйрәм булып узды, анда килүчеләрне күчмә кошлар турында кайгыртырга, алар өчен оялар корырга чакырдылар. Шул ук көнне “Кош бәхете” дип аталган җимлекләр күргәзмәсе дә оештырылды. 3 апрельдә республиканың Милли музеенда, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре белән берлектә, “Барлык кошлар безгә кунакка оча” дигән бәйрәм үткәреләчәк. 12.00 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International