Закон бозучылар күләгәдә калмас

2013 елның 26 марты, сишәмбе
Әйләнә-тирәлекне саклау законнарын бозучыларны каты контроль һәм халыкка фаш ителү көтә. Бу турыда Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың экология һәм табигый байлыклар министры Артем Сидоров белдерде. Министрның доклады Татарстан Республикасының шәһәр һәм район территорияләрен чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрүгә багышланган иде. Быел ул гадәттәгедән соңрак – 15 апрельдән 15 июньгә кадәр барачак. Бу исә катлаулы һава торышына, шулай ук республика территориясен җыештыруны 2013 елда Казанда үтәчәк XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага мөмкин кадәр якынайту максатына бәйләнгән. Барырга кыен булган территорияләрдәге чүп-чарлы урыннарны ачыкларга һава һәм тимер юл транспорты, шулай ук пилотсыз очкыч аппаратлар ярдәм итәчәк. Казанның санитар-экологик торышына күзәтчелекне көчәйтү өчен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының территориаль органнарындагы инспекторлар составының төп көчләре җәлеп ителәчәк. Министрлар Кабинеты әмеренә ярашлы рәвештә урыннарда эшләрне координацияләү өчен оператив штаблар төзеләчәк, чүп-чар чыгару буенча коммуналь техника әзер тотылачак, шулай ук җыела торган калдыкларны кабул итү, сортлау һәм күмү полигоннарының эшләре тикшереләчәк.
Социаль актив гражданнар белән эшләү дәвам итәчәк. Бүген үк инде рөхсәтсез чүп-чар ташлау урыннарын ачыклау буенча ирекле эшләргә иҗтимагый экологик оешмалар, яшьләрнең экологик хәрәкәтләре җәлеп ителгән. Халык белән икеяклы бәйләнеш булдыра һәм республикада яшәүче һәркемгә “җәмәгать инспекторы” ролендә эш итәргә мөмкинлек бирә торган “Халык контроле” сервисы тулы күләмдә файдаланыла. Бу система ил җитәкчелеге тарафыннан хупланды һәм хәзерге вакытта аны берничә регионда сынау өчен кертү бара.
Матбугат конференциясе эшендә шулай ук Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәмил Мәхмүтов, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Куляжев, Казан районара табигать саклау прокуроры Олег Даминов, Татарстан районара табигать саклау прокуроры Илсур Гыйльметдинов катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International