«Кеше һәм табигать»

2013 елның 29 марты, җомга
Татарстанның экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Арча районында, 2нче гомуми урта белем бирү мәктәбе базасында “Кеше һәм табигать” дигән фәнни-практик конференция булып узды. Аны оештыручылар – Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе, Арча районы башкарма комитеты, Арча районының Информация-методика үзәге һәм Мәгариф идарәсе.
Конференциянең эшендә республика урта мәктәпләренең 8-11 класс укучылары катнашты. Алар экологик тематикалы 80 фәнни тикшеренү эше һәм иҗади проект тәкъдим иттеләр. Кеше һәм табигать бәйләнешләренә караган иң мөһим мәсьәләләр тикшерелде. Чарада катнашучылар бүлмә гөлләре күргәзмәсе төзегәннәр һәм экологик стена газеталары чыгарганнар иде.
Оештыручыларның әйтүенчә, конференциядә тәкъдим ителгән материаллар яшь буынның әйләнә-тирәлек проблемаларына битараф түгеллеген исбатлый.
Конференциягә йомгак ясалганнан соң анда катнашучыларга Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан дипломнар, грамоталар, рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Төньяк территориаль идарә материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International