Балалар экскурсиясе

2013 елның 29 марты, җомга
Экологик культура һәм әйләнә-тирәлекне саклау елы кысаларында Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсенең махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе хезмәткәрләре Азнакай районы Урсай авылы урта мәктәбендә укучылар өчен инспекция белән таныштыру экскурсиясе оештырдылар.
Балаларга индустриаль ташлауларга һәм атмосфера һавасына анализ бүлекләренең, су һәм туфрак анализы секторының эшчәнлек серләре ачып күрсәтелде. Белгечләр аналитик лабораториянең эшчәнлеге турында җентекләп сөйләделәр, суны, туфракны, атмосфера һавасын тикшерә торган, заманча стандартларга ярашлы эш җиһазлары һәм приборлары белән таныштырдылар, суга химик анализ ясап күрсәттеләр. Укучылар шулай ук лаборатория эшенең биотест алымы белән токсикологик анализ ясау, физик-химик анализ кебек алымнары турында белә алдылар.
Экскурсиядән соң укучыларның кызыксынган сорауларына җаваплар бирелде.
Ык буе территориаль идарәсе материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International