Макулатура җыю

2013 елның 29 марты, җомга
Бу шимбәдә – 30 мартта Казанда макулатура җыю буенча “Агачны коткар” дигән акция үткәрелә. Чараны “Бүтәннәргә булыш” җәмәгать оешмасы үткәрә. Аның максаты – республика халкы игътибарын экология һәм чималны икенчел эшкәртү проблемаларына юнәлтү, табигатькә сак караш иңдерү.
Акциядә катнашучылар барысы да “Уку модада!” проекты кысаларында төзелгән фондтан бүләккә бер китап сайлый алачак. Аннан тыш, катнашучыларга истәлекле сувенирлар: календарьлар, “Мин агачны коткардым!” дип язылган шарлар һәм магнитлар бүләк ителәчәк.
Макулатура 8.00 – 17.00 арасында, Себер тракты 23а адресы буенча кабул ителә. Белешмә өчен телефон: 240-17-59.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International