Шахмат бәйгесе

2013 елның 29 марты, җомга
28 март көнне Рәшит Нәҗметдинов исемендәге Үзәк махсуслашкан олимпия резервы балалар һәм үсмерләр шахмат мәктәбендә Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында Шахмат ярышлары башланды. Анда 24 команда – Татарстан Президенты Аппараты, Республика Дәүләт Советы вәкилләре, Татарстан министрлыклары һәм тармаклары хезмәткәрләре, шул исәптән Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы хезмәткәрләре дә катнаша. Ярышлар швейцар системасы буенча – җиңелеп чыгусыз алып барыла, бу исә җиңүчеләрне күп кеше катнашында да аз сандагы турлар белән билгеләргә мөмкинлек бирә. Җиңүченең исеме 30 мартта – Татарстан дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларындагы Шахмат ярышларын ябу тантанасында аталачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International