Түбән Кама оешмасының җитештерү һәм куллану калдыклары белән эш итү кагыйдәләрен бозуы санкцияләнмәгән чүплек барлыкка китергән. Төзелеш калдыкларын, пыяла һәм агач эшләнмәләрен, яраксызга чыккан автомобиль шиннарын, пластикны һәм макулатураны 100 квадрат метр тирәсе мәйданга ташлау очрагын Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман аръягы территориаль идарәсе инспекторлары ачыклады.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына Казандагы "Экопарк" идарәче оешмасы" ягыннан сасы ис килүе турында хәбәр килде. Аның сәбәпләрен ачыклау максатында Үзәк территориаль идарәсе инспекторлары шул урынга чыкты. Экологлар һавадан пробалар алды, нәтиҗәдә һавада углерод оксиды, метан, фенол, этилацетат һәм ксилоллар булуы ачыкланды.
Әлмәт районындагы мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар батарейкалар җыю буенча "Собиратор" экологик акциясендә катнашырга чакырыла. Чараны оештыручылар – Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белән берлектә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә алга таба эшне оештыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Фәнни-техник совет әгъзалары белән киңәйтелгән утырышны министр Александр Шадриков уздырды. "Җәмгыять үсеш алсын өчен, хакимиятнең, җәмгыятьнең, бизнесның һәм, иң мөһиме, фәннең диалогы кирәк.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Табигать саклау ведомствосы башлыгы Александр Шадриков чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Бүген Питрәч районында экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. Район халкы белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Радик Гайнетдинов һәм ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов очрашты.
Бүген Алабуга районының Тарловка авылында яңа чистарту корылмалары ачылды. Яңалыклар пычрак агынты суларны җирлек рельефына һәм Түбән Кама сусаклагычына ташлауны булдырмаска ярдәм итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре туфракта һәм су объектында яраксыз матдәләрнең нормадан артып китү очракларын берничә мәртәбә теркәгән иде.
Макулатураны эшкәртүгә тапшыруга чакыра торган 50дән артык плакатны яшь чаллылылар шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә элеп чыкты. Агитация рәсемнәрен мәктәп укучылары "Кәгазьгә – икенче гомер" плакатлар конкурсы кысаларында әзерләгән.
Бүген Чистайда санитар-экологик икеайлык уздыруга багышланган зональ республика киңәшмәсе уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, әйләнә-тир мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Идел-Чулман территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов,
Бүген Әлки районының Базарлы Матак авылында яңартылган чистарту корылмалары ачылды. Биологик чистарту корылмаларына уздырылган эш нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов таныштырды.