Бүген Базарлы Матакта реконструкцияләнгән БЧК ачылды

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Әлки районының Базарлы Матак авылында яңартылган чистарту корылмалары ачылды. Биологик чистарту корылмаларына уздырылган эш нәтиҗәләре белән Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов таныштырды. Хәзерге вакытта чистарту корылмалары территориясендә заманча технологик җиһазландырылган җитештерү-техник комплексы эшли. Яңа һава өрдерү агрегатлары урнаштырылган, 150 метрдан озынрак трубаүткәргечләр салынган, суүткәргеч коесы ясалган.

БЧК килә торган агынты сулар актив ләм – микроорганизмнар комплексы ярдәмендә чистартылуга дучар ителә. Хәзерге вакытта үзгәртеп корылган корылмаларда тәүлегенә 250 куб метрга кадәр агынты су чистартыла.

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International