Яр Чаллыда "Кәгазьгә – икенче гомер!" плакатлар конкурсына йомгак ясалды

2018 елның 16 марты, җомга

Макулатураны эшкәртүгә тапшыруга чакыра торган 50дән артык плакатны яшь чаллылылар шәһәрнең белем бирү учреждениеләрендә элеп чыкты. Агитация рәсемнәрен мәктәп укучылары "Кәгазьгә – икенче гомер" плакатлар конкурсы кысаларында әзерләгән. Чараның оештыручысы булып, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе ярдәмендә, "Чүп. Бүтән. Юк. Яр Чаллы" хәрәкәте чыгыш ясады. 15, 18, 23, 26, 32, 40, 46, 49, 54, 55, 58 санлы мәктәпләрдә һәм Балаларның 4 нче санлы экология-биология үзәгендә укучылар конкурста барысыннан да күбрәк активлык күрсәтте. Укучылар ассызыклап узганча, үзләренең эше белән алар табигать ресурсларын саклау мәсьәләләренә халык игътибарын җәлеп итәргә тели. "Без ел саен эшкәртүгә макулатура тапшырабыз һәм әлеге табигать саклау акциясенә күбрәк кешеләрнең кушылуын телибез", – дип сөйләде алар.

Автокалада кулланылган кәгазь җыюга багышланган акция старт алды инде. Аңа күпчелек белем бирү учреждениеләре кушылды. ЭКОчараның әлеге этабында иң зур активлыкны күрсәткән укучылар уку елы азагында билгеләп үтеләчәк.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International