Питрәчтә экология мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде

2018 елның 16 марты, җомга

Бүген Питрәч районында экология һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителде. Район халкы белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Радик Гайнетдинов һәм ТР Экология министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлов очрашты. Очрашуның төп темасы булып Мишә елгасы ярларын ныгыту мәсьәләсе күтәрелде. Җирле халык эрозия процесслары аркасында торак йортлар янәшәсендә ярларның юдырылуы хакында борчылуын белдерде. Әлеге мәсьәлә буенча Радик Гайнетдинов кирәкле аңлатмалар бирде. "Яр ныгыту эшләрен уздыру турында карар кабул итү өчен эрозия урынын тикшерергә кирәк", – дип аңлатты ул. Шулай ук гражданнарны Министрлык белгечләре кабул иткән вакытта калдыкларны утильләштерү мәсьәләләрендә дә консультацияләр бирелде. 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International