Экологлар таләбе буенча Алабуга районында чистарту корылмалары эшенең сыйфаты үзгәртелде

2018 елның 16 марты, җомга

Бүген Алабуга районының Тарловка авылында яңа чистарту корылмалары ачылды. Яңалыклар пычрак агынты суларны җирлек рельефына һәм Түбән Кама сусаклагычына ташлауны булдырмаска ярдәм итә. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Чулман буе территориаль идарәсе белгечләре туфракта һәм су объектында яраксыз матдәләрнең нормадан артып китү очракларын берничә мәртәбә теркәгән иде. Әлеге территория хуҗасына экологлар ачыкланган бозуларны бетерү турында күрсәтмә бирде.

 Хәзерге вакытта чистарту корылмалары территориясендә заманча технологик җиһазландырылган җитештерү-техник комплексы эшли. Тарловка авылында шулай ук 1000 метрдан артыграк озынлыкта тузган трубаүткәргечләр дә алмаштырылды, канализация-насос станциясе төзекләндерелде.

БЧК килә торган агынты сулар актив ләм – микроорганизмнар комплексы ярдәмендә чистартылуга дучар ителә. Хәзерге вакытта үзгәртеп корылган корылмаларда тәүлегенә 80 куб метрга кадәр агынты су чистартыла. Аларның проект куәте тәүлегенә 150 кубометр агынты суны чистарта ала.

 

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International