ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Чүпне аралап җыю һәм аны утильләштерү, сулыкларның сыйфат торышы һәм Биләр елгасының үзәнен турайту һәм чистарту. Алексеевск һәм Спас районнарында гражданнарны кабул иткәндә әйләнә-тирә мохитне саклау буенча шушы һәм башка мәсьәләләр күтәрелде. Авыл җирлекләре башлыклары һәм районнардагы оешмаларның вәкилләре белән Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов очрашты. 


21
март, 2018 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков Чулман аръягы һәм Чулман буе территориаль идарәләрендә булды. Сәфәре барышында табигать саклау ведомствосы башлыгы техник база һәм лабораторияләр белән танышты, инспекторлар составы белән очрашты. 

Санитар-экологик икеайлыкны каршы алганда Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры Александр Шадриков вертолет белән очыш ясады. Табигать саклау ведомствосы башлыгы бүген Алабуга, Мамадыш, Түбән Кама, Сарман районнары һәм Яр Чаллы территорияләрен карады. 

Сулыкка кислород кертү максатында бүген Югары Кабан күлендә 70тән артык бәке тишелде. Табигать саклау чарасы Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы хезмәткәрләрен, Россия ГХМ Татарстан Республикасы буенча идарәсенең һәм Татарстан Республикасы буенча Балыкчылык хезмәткәрләрен, КНИТУ-КАИ студентларын һәм табигатькә битараф булмаган кешеләрне берләштерде. 

Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә Халыкара урман көненә багышланган фәнни сессия булды. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре дә катнашты. 

Республиканың "яшел фонды" сагында торган һәм газиз төбәкнең экологик куркынычсызлыгын карап тотуга зур өлеш керткән һәркемне ихлас йөрәктән тәбрик итәм!

Сез бик зур эш башкарасыз, аның нәтиҗәсе Татарстан Республикасында яшәүче һәркем өчен әһәмиятле. Үзегезнең көндәлек хезмәтегез белән сез республиканың яшел биләмәләрен, газиз табигатебезнең беренчел гүзәллеген һәм муллыгын киләчәк буыннар өчен саклыйсыз.  


20
март, 2018 ел
сишәмбе

Бүген Тәтеш шәһәрендә Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлыкны нәтиҗәле уздыру мәсьәләләре хакында сүз барды. Идел аръягы зонасы районнарында табигать саклау чараларына әзерлекне Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә Татарстан Республикасының баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров тикшерде. 

20 мартта барча дөньяда Җир Көнен билгеләп үтәләр. Әлеге бәйрәмгә нигез салучы булып җәмәгать эшлеклесе Джон Мортон санала. 1840 нчы елларда ул, илдәге һәр гражданинның әйләнә-тирә мохиткә сакчыл карашы программасы кысаларында, агачлар һәм куаклар утырту кампаниясен җәелдереп җибәрә. 

Экологик лаборатория эшен эчтән күрү һәм тикшеренүләр уздырганда катнашу. Чистай шәһәрендәге 1 нче лицейның 10 сыйныфында укучыларга шундый мөмкинлек туды. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Идел-Чулман территориаль идарәсенең махсуслаштырылган аналитик контрольлек инспекциясе буенча лаборатория башлыгы Марина Захарова экскурсия уздырды. 

21 март көнне Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының беренче урынбасары Спас һәм Алексеевск районнарында гражданнарны кабул итәчәк. Халык белән очрашу 11 сәгатьтә, Болгар шәһәре хакимияте бинасында узачак, түбәндәге адрес буенча: Пионер ур., 19. Экология мәсьәләләре буенча кабул итүгә түбәндәге телефоннар буенча язылырга була: 8(84347) 3-00-80, 8(84347)3-91-33.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International