Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Табигать саклау ведомствосы башлыгы Александр Шадриков чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп узганча, Иҗтимагый совет утырышларына яшь галимнәрне җәлеп итәргә кирәк, чөнки алар әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә яңа проектларны тәкъдим итәргә мөмкин. Чарада галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре һәм Экология министрлыгы хезмәткәрләре катнашты. Бүген Иҗтимагый совет әгъзалары берничә әһәмиятле мәсьәләгә тукталды, шул исәптән:
- "Татарстан Республикасы территориясендә Идел елгасын саклау һәм аның пычрануын туктату буенча өстенлекле проектны тормышка ашыру турында",
- "Россиядә волонтер елы кысаларында табигать саклау чаралары уздыру".
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте