Әлмәттә батарейкалар җыю буенча "Собиратор" экологик акциясе старт алды

2018 елның 19 марты, дүшәмбе

Әлмәт районындагы мәктәп укучылары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар батарейкалар җыю буенча "Собиратор" экологик акциясендә катнашырга чакырыла. Чараны оештыручылар – Әлмәт районы Экология һәм табигатьтән файдалану департаменты белән берлектә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе.

Әлеге акция кысаларында анда катнашучыларга 2 апрельгә кадәр яраксызга чыккан ток чыганакларын тартмаларга яисә шешәләргә җыярга кирәк. Җыелган батарейкаларны 2 һәм 3 апрель көннәрендә гомуми кабул итү пунктында тапшырырга кирәк, түбәндәге адрес буенча: Әминов урамы, 9а. Яраксызга чыккан батарейкаларның иң күпләп тапшырган балалар җиңүче булачак. Иң яхшы катнашучыларның исемнәре 4 апрельдә әйтеләчәк.

Катнашу кагыйдәләре турында тулырак мәгълүматларны түбәндәге электрон почта аша белешергә мөмкин: ekologiabuh@rambler.ru

ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International