Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә алга таба эшне оештыру мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Фәнни-техник совет әгъзалары белән киңәйтелгән утырышны министр Александр Шадриков уздырды. "Җәмгыять үсеш алсын өчен, хакимиятнең, җәмгыятьнең, бизнесның һәм, иң мөһиме, фәннең диалогы кирәк. Бары тик шул очракта гына без барлык тармакларда да көндәшлеккә сәләтле була алачакбыз", – дип ассызыклады ведомство башлыгы. Утырыш барышында анда катнашучылар карауны һәм киләчәктә хәл итүне таләп итә торган әһәмиятле юнәлешләрне билгеләде. Су объектларын саклау, җир асты байлыкларыннан файдалану, экология өлкәсендә кадрлар потенциалын үстерү мәсьәләләре күтәрелде.
Табигать саклау ведомствосы башлыгы мондый очрашуларны даими уздырырга тәкъдим итте. Фәнни-техник совет утырышларын ай саен уздыру планлаштырыла.
ТР ЭТРМ матбугат хезмәте