"Чәчәк ат, минем республикам!" II онлайн-экоквестында катнашу өчен заявкалар кабул ителә башлады, аның оештыручысы – Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы ярдәмендә "Чиста булачак" Татарстан Республикасы яшьләр экология хәрәкәте.
16 март көнне 14:00 сәгатьтә Питрәч муниципаль районы Башкарма комитеты бинасында (Совет ур., 18) экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану мәсьәләләре буенча гражданнар кабул ителәчәк. Халык сорауларына Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министрының җир асты байлыкларыннан файдалану буенча урынбасары Радик Гайнетдинов җавап бирәчәк.
"Кошларны ашатыгыз-2018" акциясе кысаларында Әлмәт шәһәренең "Золушка" исемле 46 нчы балалар бакчасында җимлекләр әзерләү буенча мастер-класс уздырылды. Тәрбиячеләр һәм ата-аналар җитәкчелегендә бакчага йөрүче балалар канатлы дуслар өчен җимлек ясарга өйрәнде, теге яки бу төрнең нинди ризык белән туклануы хакында белде. Гамәли чара барышында балалар үзләренә мәгълүм булган кошлар турында сөйләде, соңыннан мөстәкыйль рәвештә аларга рацион төзеде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Россия предприятиеләрендә пычратучы матдә ташландыкларын автомат тикшереп тору системасы булдыру турында закон проекты кертелде. Бу хакта Россия Федерациясе Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының рәсми сайтында хәбәр ителә.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә дәүләт инспекторлары укулар узды. Белгечләрнең сорауларына экология министры Александр Шадриков, Татар табигать саклау районара прокуроры Илсур Гыйльметдинов, Идел төбәкара табигать саклау прокуратурасының Казан районара табигать саклау прокуроры Альберт Хәбиров җавап бирде.
Татарстанның Табигый тарихы музее барлык теләүчеләрне “Тыюлыклы Россия. Кроноцкий тыюлыгы” күргәзмәсенә килергә чакыра, ул Россиядә тыюлыклар системасына нигез салынуның 100-еллыгына һәм Экология елына багышланган. Килүчеләр Россия кыргый табигатенең күптөрлелеген һәм кабатланмаслыгын чагылдыра торган фотосурәтләр белән таныша ала.
Бүген "Экология һәм энергия-ресурс нәтиҗәлелеге" темасына узган түгәрәк өстәл барышында "яшел технологияләр" кертү һәм яшел стандартлар куллану мәсьәләләре хакында сөйләштеләр. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан оештырылган чара "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә 18 нче халыкара "Энергия-ресурс нәтиҗәлелеге һәм энергия саклау" симпозиумы кысаларында булды.
Әйләнә-тирәлеккә булган тискәре йогынтыны киметү, энергия саклаучы технологияләр куллану һәм килгән кешеләр өчен уңайлыклы тормыш тәэмин итү. "Казан аренасы" стадионының экология стандартларына җавап бирүе бүген лаеклы бүләк белән билгеләп үтелде. "Казан ярминкәсе" күргәзмәләр үзәгендә булып узган "Экология һәм энергия-ресурс нәтиҗәлелеге" түгәрәк өстәле кысаларында спорт объекты җитәкчелегенә "РУСО. Футбол стадионнары" сертификаты тапшырылды.
Лаеклы беренче урын. Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы командасы "Тауда чаңгы шуу спорты һәм сноуборд буенча Татарстан Республикасы Президенты Кубогы"на беренче мәртәбә уздырылган ярышларда шундый нәтиҗә күрсәтте. Спорт чарасы "Зөя калкулыклары" курорт каласы базасында булды.
Россия шәһәрләре арасында "Җир Сәгате" акциясе башкаласы исеменә конкурс игълан ителде. Махсус бүләк – шәһәр исеме чокып ясалган кубокның отучысын һәм иясен халык үзе билгеләргә ярдәм итәчәк.
Татарстан башкаласына булышлык күрсәтү һәм акциядә катнашуны раслау өчен казанлыларга түбәндәге шартларны үтәргә кирәк: