Чистайда санитар-экологик икеайлык уздыруга бәйле зона киңәшмәсе булды

2018 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Чистайда санитар-экологик икеайлык уздыруга багышланган зональ республика киңәшмәсе уздырылды. Чарада Татарстан Республикасы экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары, әйләнә-тир мохитне саклау өлкәсендә баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Идел-Чулман территориаль идарәсе башлыгы Рафис Әхмәтҗанов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе, Спас һәм Чистай районнары вәкилләре катнашты. Фаяз Шакиров санитар-экологик икеайлык уздыру барышында контрольне көчәйтү кирәклеге турында искәртте. "Ике ай эчендә районнарның территорияләре халыкның экологик һәм санитар-эпидемиологик куркынычсызлык таләпләренә җавап бирә торган торышка китерелергә тиеш", – дип хәбәр итте экология министры урынбасары. Ул ассызыклап узганча, санкцияләнмәгән калдык урыннарын ачыклауга зур басым ясалачак. Фаяз Шакиров чарада катнашучыларның игътибарын республикадагы иҗтимагый экологик кабул итү системасы эшенә юнәлтте. Халыкка уңайлы булсын өчен экологларга табигать саклау законнары бозылу хакында оператив мәгълүмат җиткерү өчен түбәндәге элемтә каналлары эшли:

- (843)267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;

- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;

- WhatsApp һәм Telegram өстәмә элемтә каналлары аша +79872169779 номерына;

- "Халык контроле" системасында "Экология" категориясенә;

- "Мәктәп эко-патруле" мобиль кушымтасы буенча;

- "Гражданнарны кабул итү";

- "Ачык ишекләр көне".

 


ТР ЭТРМ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International