2018 елның 25 апрелендә "2018 елда экологик куркынычсызлык тәэмин итү өлкәсендә Татарстан Республикасы бюджетыннан субсидия алу хокукына СЮКО конкурсы" темасына белем бирү семинары узачак. Катнашу өчен социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар чакырыла.
Башлангыч сыйныфта укучы 50дән артык бала экология буенча үзләренең белемнәрен күрсәтте. Казан шәһәренең Яңа Савин районындагы Мәктәптән тыш эшләү үзәгендә Мәктәп укучыларының республика экология олимпиадасы булып узды. Турыдан-туры йомгаклау туры эшендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе белгечләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында Фәнни-техник советның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә – Идел елгасын савыктыруга багышланган өстенлекле проект. Министр Александр Шадриков рәислегендә очрашуда шулай ук ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков һәм ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Узган атнада Республиканың иҗтимагый экологик кабул итү системасына килгән мөрәҗәгатьләр саны икеләтә артты. Бүгенге көндә, санитар-экологик икеайлык башыннан бирле, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына 387 мөрәҗәгать килде. Мониторинг нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хәбәрләрнең күпчелек өлеше – чүпне законсыз урнаштыру фактлары турында. Шулай ук, "Мәктәп эко-патруле" телефон кушымтасы аша килгән барлык 73 хәбәр дә – санкцияләнмәгән чүплекләр турында.
Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе белгечләре Әлмәттә куркынычлы матдәләр белән эш иткәндә таләпләрнең үтәлмәү очрагын теркәде. Склад арендалаучы Башкирия транспорт компаниясе техник күкертне махсус бинадан читтә төргәкләгән.
22 апрель көнне илдә яшәүчеләр Халыкара Җир көнен билгеләп үтә. Бәйрәмнең төп максаты җәмәгатьчелеккә экологиягә һәм әйләнә-тирә мохит торышына карата сакчыл мөнәсәбәт кирәклеге турында аңлатудан гыйбарәт. Җир көне 2009 елда БМО Генераль Ассамблеясы сессиясендә гамәлгә куела, тиешле резолюциянең авторлары булып илледән артык дәүләт катнаша, ә төп идеясе Җир планетасының һәм андагы барча экосистеманың уртак йортыбыз һәм яшәеш чыганагы булуын танудан гыйбарәт була.
22 апрельдә Казан (Идел буе) федераль университетының Бадминтон үзәгендә (Бутлеров ур., 4) Казанның иң актив мәктәбе исеменә уздырылган конкурска йомгак ясалачак. 16 мәктәптән укучылар ике атна дәвамында читтән торып эшләү этапларында экология темасы буенча дистанцион биремнәр үтәде, визитка һәм иҗади биремнәр әзерләде.
Мәскәүдә булып узган Россия юниорларының илкүләм су конкурсы - 2018 кысаларында Казан мәктәпләрендә белем алучы кызлар югары бәяләүгә лаек булды. "Казансу елгасы суларында биоген элементларны мониторинглау һәм эвтрофирование белән эш итү" проекты "Россиянең су хуҗалыгы комплексын үстерү" номинациясендә иң яхшысы дип табылган.
"ЭКОяз-2018" кысаларында Әлмәттә бу шимбәдә гомумшәһәр өмәсе узачак. Территорияне чистарту һәм төзекләндерү чарасында үзләренең катнашачагы турында мәгариф учреждениеләрендә белем алучылар, иадрәче компанияләрнең һәм шәһәр хезмәтләре хезмәткәрләре раслаган.
Агач калдыклары, пластик, гипсокатыргы һәм терекөмеш лампалары. Уздырылган авиаочыш йомгаклары буенча Экоминистрлык инспекторлары Тынычлык бистәсе янәшәсендәге законсыз урнаштырылган чүплек урынына чыкты.